-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дүртөйледә эшләр көйле!

Гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру республикабызда эзмә-эзлекле дәвам итә. Аларның үтәлеше югары дәрәҗәдә булган районнарның берсе – Дүртөйле. Биредә гомумдәүләт проектлары кысаларында күләмле эшләр башкарыла, шәһәр һәм райондагы уңай үзгәрешләргә монда яшәүчеләр сөенеп туя алмый.

Дүртөйледә эшләр көйле!
Дүртөйледә эшләр көйле!
Мәдәни мохит кайнап тора

Мәдәниятле халыкның киләчәге якты. Бу җәһәттән дә Дүртөйледә эшләр көйле. Район “Пушкин картасы” программасын гамәлгә ашыру буенча республикада икенче урында. Бу хакта мәдәният идарәсе җитәкчесе Рәсим Ямалтдинов түбәндәгеләрне җиткерде:
– “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Дүртөйле “Пушкин картасы” программасын җәел­дерү, куллану өлкәсендә алдынгылар исәбендә. Соңгы ике елда пандемия шартларында эшләргә мәҗбүр булсак та, нәтиҗәләр сөенечле. “Пушкин картасы” буенча төрле мәдәни чаралар үткәрүгә авыл мәдәният йортлары зур өлеш кертә. Китапханәләребездә дә мәдәни тормыш кайнап тора. Алар яше-карты өчен берсеннән-берсе фәһемлерәк, кызыклырак чаралар үткәрә. Быел Суккул авыл китапханәсе республикабызның иң яхшы китапханәләренең берсе дип танылды, ә Иске Уртай авылы китапханәчесе Резида Тәхә­вет­динова их яхшы мәдәният хез­мәткәрләре арасында хөрмәтләнде.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында районда соңгы биш ел эчендә 16 мәдәният объекты төзеклән­дерелгән. Бүген 800дән артык бала һәм үсмер төрле мәдәни түгәрә­кләргә йөрү мөмкинлегенә ия.

Яшь табиблар теләп кайта

Дүртөйле район үзәк дәваханәсе “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында җитди эш алып бара. Мисал өчен, узган елда дәваханә коллективы 13 табиб белән тулыланган, алар арасында терапевтлар, балалар табиблары, кардиологлар, эндокринолог, балалар теш табибы бар.
– Районыбызга кадрларны җәлеп итү, эшкә кайтару өчен без ел саен Башкорт дәүләт медицина университетын һәм медицина колледжларын тәмамлаучы студентлар белән очрашулар үткәрәбез. Безнең дәваханә “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры” программаларында актив катнаша, бу исә коллективыбызга кушылучы яшь белгечләргә зур матди ярдәм күрсәтелә дигән сүз, – ди Дүртөйле район үзәк дәваханәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Зөлфия Сәфә­рова.
Соңгы берничә ел эчендә дәваханәнең матди-техник базасы да яңарыш кичерә.

Һәр балага уңыш елмайсын!

Мәгариф өлкәсендә дә уңай үзгәрешләр бихисап. Районның мәгариф идарәсеннән белдерүләренчә, Дүртөйледә “Киләчәк укытучысы”, “Заман мәктәбе”, “Санлы белем бирү мохите”, “Һәр баланың уңышы”, “Балалы гаиләләргә ярдәм” төбәк проектлары тормышка ашырыла.
“Заман мәктәбе” төбәк проекты кысаларында Семилетка, Иванай, Исмаел авыллары урта мәктәп­ләрендә, Дүртөйле шәһәренең 5нче, 1нче мәктәпләрендә, 3нче гимназиясендә, Әңгәсәк, Иске Яндыз, Мәскәү авыллары мәктәп­ләрендә “Үсеш ноктасы” дип аталучы санлы һәм гуманитар юнә­лешле белем бирү үзәкләре ачылган.
“Үсеш ноктасы” – укучыларга белем үрләрен яулауда зур ярдәм ул. Мисал өчен, Бөтенрусия олимпиадаларының муниципаль этабында биология буенча Лилия Нәгыймова (10нчы сыйныф), химия буенча Диана Мортазина (8нче сыйныф), биология һәм экология буенча Татьяна Вәлишина (10нчы сыйныф) күркәм нәтиҗәләргә ирешкәннәр.
“Санлы белем бирү мохите” проекты буенча Дүртөйленең 2нче лицеенда һәм 4нче урта мәктәбенең матди-техник базасы баетылып, укучылар өчен белем үрләрен яулауда яңа мөмкинлекләр ачылган. “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты ярдәмендә Әңгәсәк һәм Суккул авылларында урта мәктәпләрнең спорт залларына капиталь ремонт эшләнгән.

Өстәмә төркемнәр ачыла!

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәсимә Ибәтуллина белдерүенчә, “Хатын-кызларның мәшгульлегенә булышлык итү – 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү буенча шартлар тудыру” төбәк проекты кысаларында Дүртөйле шәһәренең 6, 7, 8нче балалар бакчаларының һәркайсында 23әр сабыйга исәпләнгән өстәмә төркемнәр ачылган. Күккуян урта мәктәбенең Ивач филиалында мәктәпкәчә төркем (10 балага тәгаенләнгән) һәм Бәйгелде мәктәбендә 15 балага төркем булдырылган.
“Демография” гомумдәүләт проекты буенча Дүртөйле шәһәренең уртасында балкып торган яңа балалар бакчасы төзелеп файдалануга тапшырылуы да халык өчен зур бүләк булды.
“Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Дүртөйле шәһәренең Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә белем алучы укучыларның саны бермә-бер арткан. Үзәк “Һәр баланың уңышы” проекты буенча 1 миллион сумга якын грантка ия булган. Бу акча иҗади берләшмәләрне җиһазландыру өчен файдаланылган.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: