+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Укучылар «Киләчәккә билет» проектында катнаша

Уфа мәктәпләрендә «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү проектын тормышка ашыру дәвам итә. Ул «Русия – минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы базасында «Киләчәк лабораториясе» интерактив күргәзмәсенә баруны һәм укучыларның Уфа колледжларында һөнәри сынап карау узуын үз эченә ала.

Укучылар «Киләчәккә билет» проектында катнашаУкучылар «Киләчәккә билет» проектында катнаша
Укучылар «Киләчәккә билет» проектында катнаша
Эретеп ябыштыру-монтаж һәм сәнәгать җитештерү колледжында укучылар эретеп ябыштыручы һәм электромонтер һөнәре белән танышты, Авиация техникумында «Электроника» һәм «Инженерлык дизайны» остаханәләрендә булды. Тармак технологияләре колледжында балаларга җәмәгать туклануы продуктлары технологы һөнәре турында сөйләделәр һәм белгеч җитәкчелегендә алар үзләре сыр әзерләде.

Исегезгә төшерәбез, “Киләчәккә билет” - 6-11нче сыйныф укучылары өчен иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча Бөтенрусия проекты. Ул Русия Президенты Владимир Путин указы белән булдырылган «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас