+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Онкология авырулары арасында сөт бизендәге яман шеш - беренче урында

Вакытында тикшеренү - гомерне саклап калуга тиң.

Онкология авырулары арасында сөт бизендәге яман шеш - беренче урындаОнкология авырулары арасында сөт бизендәге яман шеш - беренче урында
Онкология авырулары арасында сөт бизендәге яман шеш - беренче урында

Зилаер үзәк район дәваханәсе беренчел звеноны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә заманча маммограф алды, дип хәбәр иттеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Әлеге санлы җиһазның бәясе 13 миллион сумга якын. Аппарат инде урнаштырылган һәм файдалануга тапшырылган.

"Маммо-РПЦ" санлы маммографы - заманча җиһаз. Маммограф штативны теләсә кайсы почмакка борырга мөмкинлек бирә. Стандарт проектларда хезмәт күрсәтүне автомат рәвештә теркәү һәм әйләнгәндә биеклекне компенсацияләү персоналның эшен җиңеләйтә.

"Маммографның барлык хәрәкәтләре моторлаштырылган. Хәрәкәтләр белән идарә итү мөмкинлеге бар, аппаратның төрле якларында урнашкан ике пульт белән идарә итү мөмкинлеге булдырылды", - диләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Зилаер үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илдар Хәмитов, үз чиратында, сөт бизенең яман шеше бүген онкология авырулары арасында беренче урында булуын ассызыклады.

Беренчел звеноны модернизацияләү программасы Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас