+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Сәламәтлек поезды” Караидел буйлап йөри

Мобиль дәвалау-диагностика лабораторияләре халык телендә “Сәламәтлек поездлары” дип йөртелә. Алар Русия Президенты Владимир Путин башлангычы буенча гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда агымдагы елның сентябренә кадәр төрле районнарга барачак.  

“Сәламәтлек поезды” Караидел буйлап йөри“Сәламәтлек поезды” Караидел буйлап йөри
“Сәламәтлек поезды” Караидел буйлап йөри

Әлеге сәфәрләр кысаларында теләге булган һәр кеше тикшеренүне бушлай уза ала. Узган елда мондый акцияләр район үзәгеннән ерактарак урнашкан торак пунктларда үз нәтиҗәлелеген күрсәтте.

Караидел районы буенча тар белгечләрнең сыйфатлы консультациясе артыннан чиратлар тезелә. 16 майда “Сәламәтлек поезды” Подлуб авылында булган. Аннары Әртәкүл, Иске Откустино, Тайкаш, Кызыл Өреш авылларына юл алды.

Комплекс базасында кан анализларын оператив рәвештә тапшырырга, ЭКГ, флюорография, маммография узарга, күздәге кан басымын үлчәргә, терапевт, кардиолог, гинеколог һәм башка белгечләр консультациясен алырга мөмкин.

Фото: https://bash.news/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас