

«Алкогольсез һәм аз градуслы эчемлекләр заводы эшчәнлеген оештыру» проекты «Дом Солода и Хмеля» җәмгыяте җитәкчесе Андрей Немзоров тарафыннан эшләнгән.
Русия Президенты Владимир Путин башлангычы буенча гамәлгә ашырылучы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында Сибай хакимияте предприятиегә муниципаль торак булмаган бина бирү рәвешендә ярдәм күрсәткән, шулай итеп, шәһәр өчен яңа җитештерү объекты барлыкка киләчәк.
Проект инициаторы җитештерүне Сибай шәһәрендә Белов урамы, 3/1нче йорт адресы буенча урнаштырырга ниятли. Продукция бренды эшләнгән, 15 эш урыны булдыру планлаштырыла.
Фото: https://bash.news/