+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Янә бер дәваханә заманча аппарат алды

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы буенча гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек саклауны модернизацияләү» программасы буенча Краснокама үзәк район дәваханәсенә яңа «Диаком» рентген диагностик комплексы тапшырылды.  

Янә бер дәваханә заманча аппарат алдыЯнә бер дәваханә заманча аппарат алды
Янә бер дәваханә заманча аппарат алды

Яңа комплексны капиталь ремонт үткәрелгән Николо-Березовка авылындагы 1нче поликлиника бүлегендә урнаштырдылар.

"Диаком" рентген диагностик комплексы күпфункцияле. Хәзер нәтиҗәләрне алу өчен пациентка берничә көн көтәргә туры килмәячәк. Өр-яңа җиһаз фотоны шунда ук алырга мөмкинлек бирә. Өстәвенә, берничә төрдә — гади кәгазьдә, санлы пленкада, кирәк булганда, электрон рәвештә.

Баш табиб Фидаил Әхияров сүзләренә караганда, яңа рентген комплексы – чыннан да, бөтен Краснокама районы өчен яхшы ярдәм.
«Без «Диаком" диагностика комплексы алуга бик шат", — дип билгели Фидаил Әхияров. — Эштә ул бик уңайлы, уникаль һәм иң заманча телеидарә рентгенология комплексы булып тора».

Әлеге аппарат 11 майдан файдаланыла башлады.

Фото: health.bashkortostan.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас