+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Иң алдынгылар бүләкләнде

Стәрлебаш районында "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәкләренең IV республика форумы узды.

Иң алдынгылар бүләкләндеИң алдынгылар бүләкләнде
Иң алдынгылар бүләкләнде
Форум ел саен Президент Владимир Путин имзалаган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Хәзерге заман мәктәбе” федераль проекты кысаларында оештырыла. Быелгы форумның максаты – “Мәгариф” гомумдәүләт проектының субсидия аспектлары мөмкинлекләреннән, шул исәптән “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләреннән, “Кванториум” балалар технопаркларыннан, “IT-куб” үзәкләреннән, һөнәри белем бирү оешмаларының ресурсларыннан файдалану нигезендә, төбәк хезмәт базарын кадрлар белән тәэмин итү, республиканың кадрлар потенциалын формалаштыру бурычларын хәл итү буенча ведомствоара хезмәттәшлек механизмнарын төзү.
Форум республиканың иң алдынгы үзәкләрен конкурсларда катнашу, еллык эшчәнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләү белән тәмамланды.
Бүләкләнүчеләр арасында Стәрлебаш районы вәкилләре дә бар иде. "Үсеш ноктасы" үзәге биналарының иң яхшы дизайн-проекты өчен төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән Абзай урта гомуми белем бирү мәктәбе бүләкләнде.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас