+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Грантка 30 ат алачак!

Караидел районында яшәүче Малик Әхәтов быел “Агростартап” конкурсына сайлап алу узды һәм грант алды. Бу акчага ул Баймак районыннан коллегасыннан башкорт токымлы 30 баш ат сатып алачак.

Грантка 30 ат алачак!Грантка 30 ат алачак!
Грантка 30 ат алачак!

“Агростартап” конкурсы – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үз производстволарын үстерүгә бушлай субсидияләр алу өчен менә дигән мөмкинлек. “Агростартап” төбәк программалары илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Караидел районы хакимиятендә Малик Әхмәтовның Раздолье авылында башкорт токымлы ат фермасы төзүгә һәм үстерүгә гариза биргәнлеген белдерделәр. Эшкуарның бүгенге көндә 1300 квадрат метрдан артык мәйданда арендаланган бинасы, шулай ук 117 гектар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләре һәм 6 баш мөгезле эре терлеге бар. Атларны эшкуар Баймак районындагы коллегасы Альфред Хөсәеновтан сатып алырга планлаштыра.

Малик Назар улы, башкорт токымлы 30 баш ат алып, үзенең крестьян хуҗалыгын алга таба да үстерергә ниятләвен әйтте. Чөнки ул кечкенәдән атлар карарга яраткан. Малик Әхмәтов, кыенлыкларга карамастан, терлекчелек - эшкуарлар өчен перспективалы һәм кызыклы юнәлеш, дип саный.

Фото: mgazeta.com

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас