

Аллеядә сәүдә нокталары да урнашкан. Аларның һәркайсы район эшкуарларына ташламалы аренда түләве буенча бирелде.
Беренче нокта “Алагуз” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына арендага бирелгән, аның директоры - Марсель Таһиров. Сәүдә павильонында 10 төрдән артык колбаса һәм ысланган ит әйберләрен, шулай ук йорт кошларын сатып алырга була.
Икенче сәүдә ноктасы - санлы, компьютер техникасын һәм кәрәзле телефоннарны ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү өчен шәхси эшкуар Динар Шәрәфетдиновныкы.
Өченче сәүдә ноктасын шәхси эшкуар Шамил Назыйров арендалый. Анда фаст-фуд һәм җылы эчемлекләр саталар.
Дүртенче сәүдә ноктасында - ИП "Цветков Дмитрий Викторович" оригиналь һәм тәмле десертлар тәкъдим итә. Татлы ризык яратучылар битараф калмаячак.
Бишенче сәүдә ноктасын район мәдәният бүлеге арендага алган. Анда Кыйгы районы һөнәрчеләренең декоратив-гамәли сәнгать товарлары сатыла. Биредә картиналар, чигү, сувенир продукцияләре һәм балчыктан ясалган сыннар алырга мөмкин.
Алтынчы ноктаны копицентр хезмәтләре күрсәтү өчен Эмиль Назыйров арендалады. Монда документларны сканерларга, күчермәләр ясарга, аларны санлы вариантка күчерергә һәм электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
Сәүдә павильоннары Яшьләр аллеясен халык өчен уңайлы урын итә. Кыйгы районы эшкуарлары өчен дә, үз эшеңне ачу һәм үстерү өчен дә биредә барлык шартлар да тудырылган.
Фото: bash.news