+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңгырлар чәчүне бераз тоткарлады

Илшат Фазрахманов сабан культураларын чәчү һәм Башкортстанда мал азыгы хәзерләүгә әзерлек турында сөйләде.

Яңгырлар чәчүне бераз тоткарладыЯңгырлар чәчүне бераз тоткарлады
Яңгырлар чәчүне бераз тоткарлады


Республикада Русия Президенты гамәлгә куйган "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында язгы чәчү эшләре көйле бара.
Соңгы атнада республика буенча яңгырлар яву сәбәпле, чәчү бераз тоткарланса да, 23 майга 1 миллион 570 мең гектардан артык мәйданда эшләр башкарылган, ягъни планга карата 72,4 процент. Шикәр чөгендерен чәчү 90 процентка диярлек – 38 мең гектарда, майлы культураларны 80 процентка башкарылган.
Һәлак булган көзге культураларны яңадан чәчү 15,7 мең гектар мәйданда башкарылган - бу көзге культуралар чәчү мәйданының 5,3 процентын тәшкил итә. Башкортстанда 2022 елда барлыгы 295 мең гектар уҗым культуралары чәчелгән. Төбәктә көзге, язгы бөртекле һәм шикәр чөгендере чәчүлекләрен карау дәвам итә.
Сезонлы кыр эшләрен башкару өчен 95 мең тонна минераль ашлама таләп ителә. 2022 елның 23 маена төбәк аграрийлары 83 мең тоннадан артык ашлама сатып алган, ягъни планның 88 проценты.

Фото: riakchr.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас