

«РНМ» рентген диагностикасы комплексы 2006 елда «Сәламәтлек» гомумдәүләт проекты кысаларында алынган аналог рентген аппараты урынына куелды.
Яңа җиһазлар урнаштырыр алдыннан биналарга республика бюджетыннан бирелгән акчалар исәбенә санитар-гигиена һәм техник таләпләр нигезендә капиталь ремонт ясалды.
- Яңа җиһазлар ике эш урынына исәпләнгән. Анда санлы һәм рентген аппаратларында эшләү методикасына ия булган рентгенолаборантлар һәм табиб-рентгенологлар эшләячәк. Яңа аппарат барлык процедураларны да бер урында һәм бер үк вакытта үткәрергә мөмкинлек бирә, - ди Толбазы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Роберт Иштуков.
Аппарат барлык органнарны да тикшерү өчен тәгаенләнгән.
Фото: https://ufa.bezformata.com/