Эшләр Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләре объектларында, шулай ук төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге алты автомобиль юлында үткәреләчәк. Әлеге максатларга 8 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк, шул исәптән 3,9 миллиард сум - федераль бюджеттан.
- Гомумдәүләт проекты кысаларында объектларны контрактлаштыру 95 проценттан артыкка үтәлгән. Контрактларның вакытында тәмамлануы әлеге проект буенча эшләргә уңай һава торышы урнашканнан соң ук чыгарга мөмкинлек бирде, - дип белдерде Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Уфада быел «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында гомум озынлыгы 21 километр чамасы булган 16 юл участогын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Юл төзүчеләр иске асфальт-бетон өслекне алыштырачак, борт ташларын һәм техник полосаларны урнаштырачак, тротуарларны ремонтлаячак, термопластика белән юл билгеләячәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте