+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Суга кытлык булмаячак

Президент Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән “Экология” гомумдәүләт проектының “Су башнялары” республика программасы ярдәмендә күп авылларга су килә.

Суга кытлык булмаячакСуга кытлык булмаячак
Суга кытлык булмаячак

Шул исәптән Кырмыскалы районында да. Сахай авылында эчәр су челтәрләрен “Экология” гомумдәүләт проектының “Су башнялары” республика программасы буенча алмаштырганнар.

Район хакимиятендә белдерүләренчә, Сахай авыл биләмәсенең бу программада катнашуы 2 миллион сум финанслау алырга мөмкинлек биргән. Нәкъ программа ярдәмендә иске металл торбаларны яңа полипропиленга алыштырганнар.

Модернизация Мәктәп, Пионер һәм Якты-күл урамнарында суүткәргечләрнең бер километрдан артык участогында үтә. Эшләрне май ахырына кадәр тәмамларга ниятлиләр.

Моннан соң үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасына тоташтырылган өйләрдә яшәүчеләр һәм урамнардагы колонкалардан кулланучылар эчәр суга кытлык кичермәячәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас