

Проект катлаулы булган, чөнки ул "нульдән" башланган. Аны этаплап, өч ел дәвамында гамәлгә ашыралар.
Асфальт-бетон өслек, эскәмияләр, чүп савытлары – болар барысы да 2020 елда «Көнбатыш» паркында беренче чиратта барлыкка килә. Үткән елда җәяүлеләр зонасы булдырылып, тротуар плитәләрен җәя башладылар. Аннары - машиналар кую урыны, заманча яктырту һәм видеокүзәтү камералары куела.
Быел җәй биредә матур булачак. Проект нигезендә, аллеядә зур агачлар утыртылачак, чәчәк түтәлләре булдырып, газоннар чәчеләчәк. Быел парктагы эшләрне төгәлләргә һәм халыкка тапшырырга планлаштыралар.
"Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" гомумдәүләт проекты кысаларында киләсе елда Башкортстан Республикасы җәмәгать территорияләре буенча тавыш бирү дәвам итә. Ул 02.gorodsreda.ru платформасында 30 майга кадәр дәвам итәчәк.
Сезнең тавышларны көтәбез!