

Күптән түгел Калтасының Кооператив урамындагы буаның яр буен төзекләндерү эшләренең беренче этабы башланды. Төзекләндерү эше “Уңайлы шәһәр мохите” федераль проекты кысаларында “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проектына ярашлы башкарыла.
Әлеге эшләрне башлау район халкының 2021 елда җәмәгать территорияләрен сайлау буенча үткәрелгән рейтинглы тавыш бирүдә актив катнашуы аркасында мөмкин булды.
Тавыш бирү өчен Калтасы һәм Кутерем авылларында яр буйларын төзекләндерүнең дизайн-проектлары тәкъдим ителгән иде. Район үзәгендәге яр буен төзекләндерү проекты иң күп тавыш җыйган.