Әлеге модельле китапханә «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Иҗади кешеләр» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Иң яхшы авыл мәдәният учреждениеләренә дәүләт ярдәме» программасы буенча конкурс сайлап алуында җиңүче булды.
Китапханә матди-техник базаны ныгыту өчен 119 мең сумнан артык акчалата бүләк алды.
28 май көнне «Библиотөн-2022» кысаларында сатып алынган әдәбиятны тәкъдир итү булачак. Күргәзмәне ачу тантанасында урындагы үзидарә органнары вәкилләре, Бишкурай авылы халкы һәм кунаклары катнашачак.
«Мәдәният» гомумдәүләт проекты мәдәният учреждениеләрен төзү һәм модернизацияләү мөмкинлеге бирә. Китапханәнең иң яхшылар рәтенә керүенә без бик шат. Акчалата бүләкләнү нәтиҗәсендә китап фондын яңарттык. Безнең китапханә укучылары хәзер тагын да күбрәк булыр дип ышанабыз», - диде Бишкурай авылы модельле китапханәсе хезмәткәре Рафилә Галемханова.
фото: Бишкурай авыл китапханәсе