

Урман питомникларында орлыклар чәчү эше бара, дип хәбәр иттеләр төбәк Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта 17 гектар мәйданда төп урман барлыкка китерүче орлыкларны чәчү төгәлләнде. Сүз, аерым алганда, чыршы, нарат, карагай, каен һәм юкә орлыклары турында бара. Соңгысына Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы аерым игътибар бирә, чөнки юкә урманнарын арттыру — мөһим бурыч.
"Сыйфатлы утырту материалын үстерү җиңел эш түгел. Бу - урман хуҗалыгында иң четерекле һәм авыр процессларның берсе, - дип белдерде урманнарны куллану һәм яңадан тергезү, дәүләт урман реестрын алып бару бүлеге башлыгы Альберт Закиров. - Шытымнарны даими карап тору кирәк. Туфрак өслеген чүпләрдән тазарту, шулай ук үсентеләргә су сибүне тәэмин итү зарур.
Башкортстан урманчылары утырту материалларын республика районнарының географик һәм климат шартларын исәпкә алып үстерә. Шуның аркасында аларның яхшы үсеп китүенә ирешелә. Мәсәлән, Урал аръягы районнарында ылыслы токымнардан күбесенчә нарат үстерелә, Башкортстанның төньягында чыршыгаа өстенлек бирелә.
фото: башинформ