Инде унберенче тапкыр Башкортстан Республикасының китапханәләре ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» Бөтенрусия акциясенә кушыла. Акциянең быелгы темасы - «Протрадицияләр".
Китапханәләрдә килүчеләрне Русия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган китап күргәзмәләре, белем һәм ачышлар кичәләре, интеллектуаль викториналар, мастер-класслар һәм иҗади лабораторияләр, конкурслар, уеннар, флешмоблар, караоке һәм башкалар көтә.
«Библиотөн» акциясе конкурсларда җиңүчеләрне, проектта актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.
Бу чаралар Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
Фото: culture.bashkortostan.ru