Бу фестивал ил Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты, Русия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында уза.
Чарада Башкортстан халыклары дуслыгы йортының милли-мәдәни үзәкләре һәм Архангель, Балакатай, Бәләбәй, Благовещен, Бөре, Дуван, Иглин, Краснокама, Стәрлетамак, Уфа районнары, шулай ук Октябрьский һәм Күмертау шәһәрләреннән коллективлар катнашачак.
Фестиваль кунаклары славян халыкларының гореф-гадәтләре, йолалары һәм уеннары белән таныша, милли аш-су тәмләп карый алачак. Тарихи, һөнәрчелек, театр мәйданчыклары эшләячәк.
Уфалылар һәм шәһәр кунаклары шулай ук әдәби-театр квестында катнаша һәм ярминкәдә халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен сатып ала алачак.
Кунакларны халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, ярминкәләр, сәнгать һөнәрчелеге осталары күргәзмәсе, матур театр-концерт программасы көтә.
Фестиваль программасында - Башкортстан Республикасы славяннарының иң яхшы фестиваль проектларын тәкъдир итү, театр һәм музыка коллективлары, үзешчән һәм профессиональ сәхнә осталары чыгышлары, балалар һәм өлкәннәр өчен интерактивлар, активлыклар мәйданчыклары.
Бәйрәм мәдәниятне саклау һәм үстерү, шулай ук Башкортстан Республикасы халыклары арасында дуслыкны ныгыту максатыннан үткәрелә.
Проектны оештыручылар - Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Башкортстан урыслары соборы» төбәк иҗтимагый оешмасы, Республика халык иҗаты үзәге һәм Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты.
Фото: Башинформ