+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Хәйбуллада эшкуарларны хөрмәтләделәр

Эшкуарлар көне алдыннан Хәйбулла районында тантаналы чара узды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов, Башкортстанның Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы директоры Марсель Кашаев, Башкортстан микрокредит компаниясенең баш кредит аналитигы Рөстәм Зөбәеров, Урал аръягы муниципалитетларыннан бизнес-шерифлар һәм эшкуарлар катнашты.

Хәйбуллада эшкуарларны хөрмәтләделәрХәйбуллада эшкуарларны хөрмәтләделәр
Хәйбуллада эшкуарларны хөрмәтләделәр
Әлеге чара Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында үтте.

Марсель Кашаев муниципалитет җитәкчесе Рөстәм Шәрипов белән берлектә “Эшкуарлык сәгате”ндә катнашты, анда кулланучылар җәмгыятен һәм туризмны үстерү буенча ике проект каралды. Марсель Кашаев катнашучыларга дәүләт ярдәменең тиешле чараларын сайлау буенча киңәшләр бирде.

Чара кунаклары өчен быел ачылган көнкүреш һәм һөнәрчелек коворкинг-үзәкләре буенча экскурсия оештырылды. Бу вакытта параллель рәвештә спорт ярышлары һәм халык уеннары оештырылды. Кич белән Акъяр авылы Мәдәният һәм ял паркында «Ел эшкуары» район конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләү чарасы үтте.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас