+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Краснокама үзәк район дәваханәсенә яңа медицина җиһазы кайтты

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча агымдагы елның маенда Краснокама үзәк район дәваханәсенә «Диаком» диагностик рентген комплексы алынды.

Краснокама үзәк район дәваханәсенә яңа медицина җиһазы кайттыКраснокама үзәк район дәваханәсенә яңа медицина җиһазы кайтты
Краснокама үзәк район дәваханәсенә яңа медицина җиһазы кайтты

Җиһазлар Николо-Березовка авылының 1нче поликлиника бүлегендә агымдагы елда капиталь ремонт ясалган икенче катта урнаштырылды.

- “Диаком” кеше организмының төрле системаларын, шул исәптән линия томографиясен үткәрү мөмкинлеге булган тикшеренүләрне башкара ала. Һәм, әлбәттә, хәзерге заман җиһазларында диагностикада пациент алган нурланышның дозасы шактый кимрәк. Комплекс безнең дәваханәдә 11 майдан эшли башлады, - дип сөйләде Краснокама үзәк район дәваханәсенең баш табибы Фәһит Бәдертдинов.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас