+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Аскын районында яңа ФАПлар урнаштыру башланды

Ил Президенты Владимир Путин указлар белән булдырылган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында районга Нефтекамадан модульле ике фельдшер-акушерлык пункты конструкцияләре китерелде.

Аскын районында яңа ФАПлар урнаштыру башландыАскын районында яңа ФАПлар урнаштыру башланды
Аскын районында яңа ФАПлар урнаштыру башланды

Аларны Ключи һәм Яңа Казанчы авылларында урнаштырачаклар. Элек бу торак пунктларда ФАПлар авария хәлендә булган биналарда урнашкан иде.

— Без якты, иркен һәм уңайлы яңа ФАПлар ачылуын түземсезлек белән көтәбез, — дип билгели авыл кешеләре.

Яңа биналар ачылуны фельдшерлар да түземсезлек белән көтә. Аларга хәзер су ташырга һәм түгәргә, мич ягарга туры килмәячәк. Коммуникацияләр ясалачак, ә җылылык электрдан булачак.

Модульле ФАПларның нигезләре әзерләнгән инде, коммуникацияләр үткәрү конструкцияләрне җыю белән бер үк вакытта башкарылачак. Якынча мәгълүматларга караганда, эшләр бер ай дәвамында тәмамланачак.

Фото: “https://bash.news/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас