+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Сәламәт республика - сәламәт тәбәк"

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында республикада кабул ителгән төбәк проектлары һәркемгә ярдәмгә килергә әзер.

"Сәламәт республика - сәламәт тәбәк""Сәламәт республика - сәламәт тәбәк"
"Сәламәт республика - сәламәт тәбәк"

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе республика буенча үз эшен дәвам итә, анда күчмә сәламәтлек үзәкләре, флюроографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар һәм Республика кардиология үзәге, Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең диагностика үзәкләре катнаша.

Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар кергән.

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе барышында республиканың барлык районнары да колачланачак: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшерүе уза һәм беренчел медицина ярдәме алачак.

Акция башланганнан бирле инде 34 744 кеше карап тикшерелде. 13 756 тикшерү үткәрелде, шул исәптән 9 274 флюорография, 4 482 маммография тикшерүе дә.

1 652 кешенең канда глюкозаның югары дәрәҗәсе, 1 865 кешенең – кандагы холестеринның югары дәрәҗәсе, 2 680 кешенең - югары, 1 746 кешенең – артык авырлыгы ачыкланган. Алар диагнозны ачыклау һәм дәвалау өчен тикшеренү үтәргә җибәрелде һәм контрольгә алынды.

Формалаштырылган бригадалар бу көннәрдә үз эшләрен алты районда график буенча дәвам итә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас