Бу хакта "Урал аръягы-2022" бөтенрусия инвестицион сабантуенда республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфаларын башкаручы Нияз Фазылов хәбәр итте.
"Алты чүплек гомудәүләт проектына кертелгән. Проектлар бик гади генә бармый, алар белән кыенлыклар булды. Әмма хәзер барлык объектлар буенча да баш дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынды, һәм объектлар гамәлгә ашырылырга әзер дип әйтә алам. Үзгәрешләрне исәпкә алып, биш объектны 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырырга планлаштырабыз", - диде Фазылов Башкортстан Башлыгы каршындагы Экология һәм табигатьтән файдалану буенча иҗтимагый совет утырышында.
Фазылов сүзләренә караганда, тагын бер объект буенча эш башланган инде. Сүз Сибайдан 30 км ераклыкта урнашкан Баймак шәһәрендәге чүплекне бетерү турында бара.
Элек Башкортстанда Баймак, Благовещен, Дәүләкән, Күмертау, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләре чикләрендә санкцияләнмәгән алты чүплекне бетерү каралган иде. Әлеге эшләрне проектлау 2019 елда башланды. "Экология" гомумдәүләт проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, эре сәнәгать үзәкләрендә атмосфераның пычрану дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук Русиянең уникаль флора һәм фаунасын саклауга юнәлтелгән.
фото: башньюс