

Белгечләр Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты буенча Караидел авылында Ленин урамындагы балалар мәйданчыгын яңартуга кереште. Бу хакта Караидел районы хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Балалар мәйданчыгы автошәһәрчеккә үзгәрәчәк. Анда балалар һәм үсмерләр өчен юл хәвефсезлеге нигезләре буенча дәресләр үткәреләчәк. Биредә миниатюрада реаль юлның барлык элементлары тергезеләчәк: юл билгеләре, җәяүлеләр өчен көйләнә торган һәм җайга салынмый торган кичүләр, юл чатлары, тротуарлар, билгеләр һәм гамәлдәге светофорлар белән. Төзекләндерүне агымдагы елның 1 октябренә кадәр төгәлләү планлаштырыла.
"Проектның мөһимлеген исәпкә алып, без эшне тиз һәм сыйфатлы башкарырга тиеш. Җиһазлар сатып алынган инде", - диде "ЭкоПрайм" директоры Михаил Шумихин.
Фото: kuda-mo.ru