

Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты ярдәмендә Аскын районының Шорохово авылы янында сөт фермасы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Аскын районы хакимияте хәбәр итә.
«Аскын районы Шорохово авылы янында сөт фермасы ачылачак. "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатларында үткәрелгән чираттагы "Эшкуарлык сәгате"ндә эре мөгезле терлекләр үрчетү проекты каралды, - диелә хәбәрдә.
Проектны урында яшәүче тәкъдим иткән, ул әле казлар, бройлер тавыклар һәм үгезләр үрчетә. Ә хәзер инде авыл хуҗалыгы юнәлешендәге эшчәнлеген киңәйтергә карар кылган. Хәзер шәхси хуҗалыкта фермерның биш баш мөгезле эре терлеге бар, ул тагын 15 баш сатып алырга һәм озакламый аларның санын 50 башка җиткерергә уйлый. Булачак эшкуарга Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә белем алырга һәм бу максатларга 40 мең сумга кадәр компенсация алырга тәкъдим иттеләр. Шуннан соң фермерга үз эшен гамәлгә ашыруга 5 миллион сумлык ярдәм бирү мәсьәләсе каралачак.
Фото: ptzgovorit.ru