

Виртуаль концерт залын Стәрлетамак шәһәренең 3нче модель китапханә-филиалында Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча ачтылар, дип хәбәр иттеләр шәһәр хакимиятендә.
Китапханә залы заманча техника белән җиһазландырылган, ул классик музыка концертларын югары сыйфатта күрсәтү мөмкинлеге бирә. Ноутбук, телевизор, шулай ук тавыш җиһазлары комплекты сатып алынган, китапханә залы ремонтланган. Заманча мультимедиа җиһазлары һәм югары тизлекле Интернет тамашачыларга илнең иң яхшы концерт мәйданчыкларында булу гына түгел, ә урындагы иҗат коллективларының концертларын югары сыйфатта туры трансляцияләүләрен дә күрергә мөмкинлек бирәчәк.
"Мондый проектлар территориаль киртәләрне җиңәргә, мәдәният яңалыклары белән һәркем таныша алырлык итәргә, бердәм мәдәни киңлек булдырырга мөмкинлек бирә. Стәрлетамакта бу бердәнбер мондый мәйданчык түгел - ике ел элек виртуаль концерт залы театр-концерт берләшмәсендә эшли башлады", - дип ассызыклады шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов.
Фото: culture.bashkortostan.ru