

«Демография» гомумдәүләт проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында «Мәктәпкәчә тәрбия», «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенцияләре буенча яңадан әзерләү, һөнәри укыту, квалификация күтәрү курсларында тыңлаучыларны бушлай өйрәтүләр башланды. WorldSkills программалары буенча курслар Күмертау педагогия колледжы базасында узачак.
- Аерым категория гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасы 2024 елга кадәр чорга исәпләнгән, аның максаты гражданнарга үз квалификацияләрен күтәрергә, һөнәрен алыштырырга, хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелекне һәм һөнәри мобильлекне тәэмин итә торган белемнәрен, компетенцияләрен һәм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итү, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. - Күмертау педагогия колледжы әлеге проектларны гамәлгә ашыруда 2020 елдан бирле катнаша, WorldSkills стандартлары буенча өйрәтелгән укытучыларның кирәкле матди базасы һәм составы бар, - дип өстәде ведомство җитәкчесе.
Уку 72, 144 һәм 256 сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамында тыңлаучылар үз һөнәре буенча квалификациясен күтәрә һәм колледжның компетентлы укытучылары җитәкчелегендә яңа һөнәр буенча белем алалачак.
Курсларга түбәндәге категорияләрдәге тыңлаучылар җыелган: эш буенча тәкъдимнәре булмаган колледжларның һәм югары уку йортларының соңгы курс студентлары; армиядә хезмәт итеп, колледж яки югары уку йорты тәмамлаганнан соң 4 айдан артык эш таба алмаган кешеләр; урта һөнәри яки югары белеме булмаган кешеләр; мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләмәүче әниләре; 3 яшькә кадәр баланы карау ялындагы хатын-кызлар; 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнар.
Биш төркемгә белем биреләчәк, шуларның 1 июньнән башлап «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясе буенча 2 төркем белем ала башлады. 6 июньнән тагын 3 төркем укый башлады, шул исәптән «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенциясе буенча. Барлыгы 25 тыңлаучы җыелган, алар, укуны тәмамланганнан соң, яңадан әзерләү турында таныклык яки диплом алачак.
Уку 2022 елның 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк, укырга гаризаны "Русиядә эш" порталы [url=https://rabota.bashkortostan.ru]https://rabota.bashkortostan.ru[/url] аша бирергә мөмкин.