+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Федоровка дәваханәсенә заманча маммограф кайтты

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында Федоровка үзәк район дәваханәсенә заманча рентгенографик маммограф кайтты. Яңа медицина җиһазларының бәясе 12 миллион сумнан артык.

Федоровка дәваханәсенә заманча маммограф кайттыФедоровка дәваханәсенә заманча маммограф кайтты
Федоровка дәваханәсенә заманча маммограф кайтты

Маммография стационар рентген системасы, сурәтне зурайтуны кулланып, югары төгәллектәге скрининг тикшерүе ярдәмендә сөт бизләрен диагностикалауның яңа мөмкинлекләрен ача.

- Санлы маммография системасы безнең дәваханә табибларының хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрә һәм пациентлар өчен уңайлы. Федоровка дәваханәсендә мондый җиһазлар элек юк иде, пациентлар Кумертау шәһәренә барырга мәҗбүр булдылар, бу, әлбәттә, уңайсыз, дөрес диагноз куюны һәм дәвалау башлануын сузды, - дип сөйләде Федоровка дәваханәсенең баш табибы Олег Белоусов.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас