Күптән түгел Дуван районының Мәсәгуть авылы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Сатка шәһәрендә узган йөгерү буенча Язгы шәхси-команда беренчелегендә актив катнашкан иде. Район хакимиятендә әлеге спорт мәктәбендә “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында төрле яшьтәге балалар өчен спорт белән шөгыльләнү каралган, дип белдерделәр. Тәрбияләнүчеләр район ярышларында гына түгел, төбәк спартакиадаларында да актив катнаша.
Шунысы куанычлы: спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр — Яна Кобякова, Кира Лихачева, Айна Солтанова, Варвара Кичигина, Тамерлан Шәрәфетдинов, Никита Кичигин, Арсений Кутышев һәм Богдан Шведов Саткада узган чираттагы ярышларда төрле нормативларны үтәде һәм югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Валерий Солтанов инде күп еллар кече яшьтәге мәктәп укучылары белән эшли, балаларның зур теләк белән шөгыльләнүен, зур максатлар куюын һәм җиңүен билгеләп үтә.
Тренер, шулай ук, яшь спортчыларның нәтиҗәләре Мәсәгутьтәге ярышлардан күпкә яхшырак булуына игътибар итте. Валерий Солтанов кайчандыр район үзәгендә һәм аларның стадионында резина битум өслекле йөгерү юлы булуын, анда узган гасырның 80нче еллар ахырында озынлыкка сикерү буенча булачак Олимпия чемпионы Татьяна Лебедева да ярышуын әйтеп үтте. Әмма, кызганычка каршы, лицейны реконструкцияләгәндә стадионда йөгерү юлын асфальт белән тигезләгәннәр. Хәзер спортчыларның күнекмәләре йөгерү юлы тирәсендәге үләндә, яки футбол кыры эчендә чирәмдә үткәрелә. Физкультура укытучылары да укучыларны сакларга тырыша һәм дәресләрне газонда үткәрә, ә асфальтта контроль нормативларны гына кабул итәләр.
Валерий Солтанов Сатка муниципаль районының Җиңел атлетика федерациясе рәисе, җиңел атлетика буенча тренер Вячеслав Хизбуллинга ярышларга чакыру һәм Мәсәгутьнең яшь спортчыларына яхшы шартларда үзләренең реаль нәтиҗәләрен күрсәтү мөмкинлеге өчен чиксез рәхмәтле.
Фото: srk.nationalpriority.ru