8 июньдә “Радуга Уфа” шәхси балалар бакчасында 1,5-3 яшьлек балалар өчен өстәмә төркемнәр ачу тантанасы узды.
Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен 30 яңа урын булдыру һәм төркемнәрне җиһазлау Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” төбәк проектында җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Өстәмә төркемнәрне ачу тантанасында төбәк мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин катнашты.
- Соңгы елларда мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, балалар бакчалары челтәрен киңәйтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Бу 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген саклап калуга һәм шәхси балалар бакчалары челтәрен үстерүгә ярдәм итә, - дип билгеләде ул.
“Радуга Уфа” балалар бакчасы 3,7 миллион сум күләмендә грант алды. Грант акчасына уен һәм уку бүлмәләре өчен җиһазлар, келәмнәр, һаваны зарарсызландыру өчен җиһазлар, яшь үзенчәлекләренә туры китереп балалар үсеше өчен материаллар һәм уенчыклар, иҗади сәләтләрен һәм күнекмәләрен үстерү өчен материаллар, балаларның хәрәкәт активлыгын арттыру өчен физкультура-спорт җиһазлары, техник һәм мультимедиа чаралары сатып алынган. Белем бирү программасын тормышка ашыру өчен программа-методик ярдәм алынган. Шулай ук грант чараларына балалар бакчасы җитәкчесе һәм 17 педагог квалификация күтәрү курслары узган.
“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында балалар бакчаларында 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге сабыйлар өчен өстәмә урыннар булдыру буенча чаралар 2020 елдан бирле тормышка ашырыла. Шул вакыт эчендә 650 урын булдырылган, грантлар Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләренең 18 шәхси балалар бакчасына бирелгән.
Фото: srk.nationalpriority.ru