+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа уку елына — яңа мәктәп

Яңа Булгаково авылында 825 укучыга исәпләнгән белем учагы төзелеше тәмамланып килә.

Яңа уку елына — яңа мәктәпЯңа уку елына — яңа мәктәп
Яңа уку елына — яңа мәктәп
Агымдагы елның икенче яртысында Уфа районының Яңа Булгаково авылында 825 укучыга исәпләнгән мәктәп ачылачак.

Башкортстан Төзелеш министрлыгына сылтама белән ЦУРдан хәбәр итүләренчә, гомум мәйданы 13 мең квадрат метрдан артык булган өч катлы бинада төп төзелеш эшләре тәмамланган да инде. Хәзер биредә тышкы бизәкләү эшләрен башкаралар һәм инженерлык челтәрләрен тоташтыралар, шулай ук территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре алып баралар.

Беренче катта – уку кабинетлары, остаханәләр, спорт залы, медицина һәм азык-төлек блоклары, кече сыйныфларның изоляцияләнгән уку блогы, икенче катта – административ бүлмәләр һәм актлар залы, өченчедә мәгълүмат залы урнашачак. Моннан тыш, заманча спорт зонасында балалар баскетбол, волейбол, футбол, йөгерү белән шөгыльләнә һәм тренажерларда күнегүләр ясый алачак.
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен биредә өч лифт урнаштырылачак.

"Булгаковадагы лицей тулы, биредә яңа мәктәпне күптән көтәләр. Әмма төзелеш материалларының кыйммәтләнүе сәбәпле, срокларны күчерергә, проектка төзәтмәләр кертергә туры килде. Мәктәп хакимияте әле укытучылар коллективын туплый һәм балалар исәбен алып бара", — дип билгеләделәр ЦУРда.

Әлеге мөһим эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы башкарыла.

 
 
Фото:ЦУР

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас