+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкортстанда җәй эчендә 200 ихата төзекләндереләчәк

Быел «Башкортстан ихаталары» программасын тормышка ашыру өчен 1 миллиард сум акча бүленгән. Бу узган елгыга караганда 300 миллион сумга күбрәк.  

Башкортстанда җәй эчендә 200 ихата төзекләндереләчәкБашкортстанда җәй эчендә 200 ихата төзекләндереләчәк
Башкортстанда җәй эчендә 200 ихата төзекләндереләчәк

Башкортстанда җәй эчендә 200 ишегалды төзекләндереләчәк. Республика программасы күп фатирлы йортларга якын-тирә территорияне төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итәләр төбәк башлыгының матбугат хезмәтендә.
Чагыштыру өчен, 2021 елда 140 ишегалды төзекләндерелгән. Программа республиканың барлык шәһәрләрендә һәм җиде районында тормышка ашырыла.
Эшләр аларның һәркайсында бара инде. Аерым алганда, Октябрьский шәһәрендә алты күпфатирлы йорт өчен ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү эшләре бара, анда 1700дән артык кеше яши. Аның мәйданы — 22,5 мең квадрат метрдан артык. Территориядә бордюр ташы сүтелгән, юллар киңәйтелгән, юлларда, тротуарларда һәм уен мәйданчыклары тирәсендә борт ташлары урнаштырылган, өлешчә кара туфрак кайтарылган, видеокүзәтү камералары куелган.
Баймакта да ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә керештеләр. Җиңү һәм Тынычлык урамнарында 250 кеше яши торган алты йорт өчен ишегалды мәйданчыгы төзелә. Проект буенча, анда резин өслекле балалар һәм спорт мәйданчыклары, комлык, берничә кием мәйданчыгы, яңа яктырту, видеокүзәтү, чүп савытлары барлыкка киләчәк.
Шулай итеп, республикада 170 мең квадрат метр юлга асфальт түшәләчәк, 4550 парковка урыны төзекләндереләчәк, 165 балалар һәм спорт мәйданчыгы хәвефсез резин өслекле булачак.
Эшләрне 1 сентябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Гомумән, «Башкортстан ихаталары» программасы старт алган мизгелдән 920 объектта 4 миллиард 294 милилон сумлык ремонт эшләре башкарылган.

Фото: ВКонтакте

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас