

Конкурс ясалма интеллект өлкәсендә үз карарларын, продуктларын һәм хезмәтләрен эшләп бетерүне һәм аларны яңа базарларга чыгаруны планлаштыручы кече предприятиеләр проектларына ярдәм итүгә юнәлтелгән.
- Ясалма интеллект өлкәсендә карарларны коммерцияләштерү аппарат-программа комплекслары сатып алуга, болытлы сервислардан файдалануга һәм арендага алуга, проектны гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган берәмлекләрнең эше һәм башка ихтыяҗлар өчен түләүгә кагыла. Хәзер өстенлекле рәвештә компьютерда күрү, сөйләмне тану һәм синтезлау - карарлар кабул итүгә ярдәм итүнең интеллектуаль системалары, - дип хәбәр итте Башкортстан санлы үсеш министры урынбасары Рәсүл Таипов.
Фото: pravitelstvorb.ru