+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфа урамнарында эш кайный

Уфада 2022 елда «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында юл эшләре планы ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларныкы белән берләшә.

Уфа урамнарында эш кайныйУфа урамнарында эш кайный
Уфа урамнарында эш кайный

Шулай итеп, агымдагы елда гомумдәүләт проекты буенча яңартыла торган объектлар исемлегенә Коммунистик урамының Цюрупа урамыннан Воровский урамына кадәр участогы да керә. Аның озынлыгы 950 метр тәшкил итә.

- Эшләрне башкару кысаларында әлеге участокта 13 660 квадрат метрдан артык яңа асфальт-бетон катламы салу, борт ташларын алыштыру, техник полосалар урнаштыру, 3800 квадрат метр мәйданда тротуарны ремонтлау планлаштырыла, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков.

Бүгенге көндә юлчыларның ремонт эшләре башланса да, урамның барлык участокларында да түгел, чөнки «Уфа водоканал» һәм «Уфа инженерлык челтәрләре» оешмалары үз торбаүткәргечләрен төзү, реконструкцияләү һәм планлы ремонт эшләре алып бара.

Аерым алганда, Цюрупа урамыннан алып Номостовая урамына кадәр участокта 500 метр диаметрлы һәм 710 метр озынлыкта суүткәргеч алмаштырылачак. Хәзерге вакытта беренче һәм икенче этаплар тәмамлана. Челтәр юдырылды һәм бүген суга анализ ясала. Шуннан соң абонентларны иске суүткәргечтән яңага күчерү процессы башланачак һәм алга таба өченче этапка керешәчәкләр.

Су белән тәэмин итү һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзекләндерүне, транспорт хәрәкәтен чикләү белән, июль урталарында тәмамлау планлаштырыла, шуннан соң юлчылар асфальт катламын ремонтлауга керешәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас