+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкорт дәүләт курчак театры танымаслык булачак!

2024 елда Уфаның 450 еллык юбилеена әзерлек кысаларында төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектлар исәбенә Башкорт дәүләт курчак театры да кертелде.

Башкорт дәүләт курчак театры танымаслык булачак!Башкорт дәүләт курчак театры танымаслык булачак!
Башкорт дәүләт курчак театры танымаслык булачак!
Яңарту аның янындагы скверга да кагылачак.

Республика Капиталь төзелеш идарәсе Башкорт дәүләт курчак театры бинасын реконструкцияләү проекты подрядчысын сайлады. Бәясе 805 миллион сумга якын контрактны Уфаның “1нче төзелеш идарәсе” отты. Подрядчы эшләрне инде май аенда башлады һәм 2023 елның ноябрендә тәмамларга тиеш булачак. Проектта - янкорманы сүтү һәм икенчесен төзү, күпкатлы театр бинасын реконструкцияләү.

Нәтиҗәдә, театр мәйданы ике тапкыр артачак. Биредә 135 урынлы тамаша залы, 40 урынлы балалар кафесы, музей, уен һәм балалар иҗат бүлмәләре урнаштыру планлаштырыла.

Шуны билгеләргә кирәк, курчак театрын реконструкцияләү Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас