+13 °С
Ачык
VKOKTelegramMax

Уфада юл тамгаларына җитди игътибар бирелә

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында республика шәһәрләрендә юлларны яңартуга зур игътибар бирелә.

Уфада юл тамгаларына җитди игътибар биреләУфада юл тамгаларына җитди игътибар бирелә
Уфада юл тамгаларына җитди игътибар бирелә
Юл өслеге яңартылган, яки төзекләндерелгән саен юл билгеләрен дә яңадан сызып чыгарга кирәк. Соңгы елларда бу эштә заманча материаллар кулланыла.

“Башта Зәки Вәлиди, Цюрупа, Октябрьнең 50 еллыгы, Тоннель, Комаров, Ленин урамнарында, Салават Юлаев һәм Октябрь проспектларында эшләр башкарылды. Гомумән алганда, быел 130 мең квадрат метр мәйданны - термопластик, 20 мең квадрат метрны буяу кулланып яңартачакбыз ", - диделәр бу хакта Уфа шәһәре хакимиятендә.

Шулай ук, ​​былтыр Уфада 47,9 мең квадрат метр мәйдан термопластик һәм 27,5 мең метры буяу белән яңартылганлыгын искә төшереп үттеләр.

Шуны да билгеләргә кирәк: бу эшләр “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк һәм аның максатлы күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас