+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Аны катлаулы операцияләр вакытында да куллана алачаклар

Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Бүздәк дәваханәсенә "МАИА-01" анестезиясенең күпфункцияле ингаляция аппараты кайтарылды.

"МАИА-01"не анестезиология, реанимация, интенсив терапия бүлекләрендә бер яшьлек балалардан башлап өлкәннәр өчен куллана алалар.

Әлеге җиһаз үпкәләрне ясалма вентиляция белән тәэмин итү һәм аның параметрларын мониторинглау белән теләсә нинди катлаулы хирургик операцияләр вакытында ингаляцион анестезиясен үткәрү, шулай ук, пациент организмының яшәү өчен мөһим функцияләрен (артериаль кан басымы, температура һ.б.) тотрыклыландыру өчен билгеләнгән.

"МАИА-01" аппаратында "Анестезиология һәм реаниматология" белгечлеге буенча сертификаты булган белгечләр эшли, шул исемлектә анестезиолог-реаниматологлар да бар. Җиһазлар Бүздәк дәваханәсе хирургия бүлегенең операция блогында урнаштырылган һәм быел 30 майда файдалануга тапшырылган.

Автор:Ример Насртдинов
Читайте нас