+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авыл җирендә йорт төзү отышлымы?

Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл җирендә йорт төзү яисә торак сатып алу өчен ташламалы ипотека кредитлары буенча ставкаларны субсидияләүгә өстәмә 7 миллиард сум бүлеп бирү турында боерыкка кул куйды.

Авыл җирендә йорт төзү отышлымы?Авыл җирендә йорт төзү отышлымы?
Авыл җирендә йорт төзү отышлымы?


Бүлеп бирелгән сумманың яртысы 17 мең гаиләгә еллык 3 процентка кадәр ташламалы ставка буенча яңа кредитлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген федераль Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр итә.

Калган өлеше 2020-21 елларда бирелгән 97 мең кредитны субсидияләүгә тотынылачак. Бу кредит рәсмиләштергән кешеләр өчен ташламалы ставканы саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

«Авыл ипотекасы» программасы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә гражданнар авыл җирендә шәхси торак йорт сатып алуга яисә төзүгә еллык 3 процентка кадәр ташламалы ставка өчен кредит рәсмиләштерә ала.

Ташламалы авыл ипотекасы механизмы Башкортстанда яшәүчеләр өчен дә бик мөһим. Вәкаләтле банклар үткән елда 5,7 миллиард сумлык 3 мең кредит биргән. Мондый ярдәм буенча республика икенче ел рәттән Русиядә беренче урынны алып тора. Бу инде Владимир Путин гамәлгә куйган "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бихисап эшләр башкарылуының бер дәлиле булып тора.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас