+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иртәгә Уфада чәчәннәрнең халыкыра конференциясе узачак

Иртәгә Уфада Бөтенрусия балалар һәм яшь чәчәннәр конкурсы-фестивале кысаларында "Эпос. Вакыт. Халык» дигән халыкара конференция узачак.

Иртәгә Уфада чәчәннәрнең халыкыра конференциясе узачакИртәгә Уфада чәчәннәрнең халыкыра конференциясе узачак
Иртәгә Уфада чәчәннәрнең халыкыра конференциясе узачак


Бу конференция ил Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында да уза. Конференция эшендә «Манас» эпосын тикшерүчеләрнең берсе, танылган традицион чәчән, К. Тыныстанов исемендәге Иссык-Күл университетының шәрәфле профессоры Талантаалы Бакчиев катнашачак.

Конференция программасында филология фәннәре докторы, М. Акмулла исемендәге БДПУның «Башкорт фольклоры» фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Розалия Солтангәрәева, филология фәннәре кандидаты Шәүрә Шәкүрова, филология фәннәре докторы, «Нәркәс» башкорт фольклоры фәнни-тикшеренү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Нәркәс Хөббетдинова, Башкортстан Халык иҗаты республика үзәге генеральный директоры урынбасары, Башкортстанның чәчән үзәге директоры Нәфисә Тулыбаеваның
чыгышлары планлаштырылган.

Конференция барышында бер сәхнәдә, танылган чәчәннәр белән беррәттән, бәйгенең яшь финалистлары да чыгыш ясаячак.

Үткәрү урыны һәм вакыты: БДПУ, Октябрь революциясе ур., 3 А (401нче аудитория, 3нче корпус). 10.00 сәгатьтә башлана.

Фото: culture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас