+15 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Бөек шагыйрь эзеннән...

Чакмагыш районының Аблай авылы мәдәният йортында “Гасырлар уза, әмма Пушкин кала” дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды.

Бөек шагыйрь эзеннән...Бөек шагыйрь эзеннән...
Бөек шагыйрь эзеннән...
Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, Аблай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә, җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен әдәби бәйрәм үткәрде. Чара Александр Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланды.

Китап күргәзмәсе фонында китапханәче укучыларны Александр Сергеевичның биографиясе һәм китаплары белән таныштырды, “Пушкинны белүчеләр” дип исемләнгән викторина үткәрде. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле конкурслар оештырды, балалар тәкъдим ителгән әсәрләрдән өзекләр күрсәтте, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне таныды. Яттан шигырьләр сөйләделәр, яраткан геройларының рәсемнәрен ясадылар. Соңыннан балалар “Балыкчы һәм балык турында” әкиятне сәхнәләштерде, алар биремнәрне дә бик яхшы үтәде, тапкырлык һәм зирәклек күрсәтте.

"Пушкин китапларын укып, без бөтен дөньяга бөек шагыйрьне биргән ил балалары булуыбыз белән горурлана алабыз", — диде Аблай авыл мәдәният йорты мөдире Лида Шәяхмәтова.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас