+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Бу җәй истә калачак!

Октябрьский шәһәренең Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда "Пилот" лагере оештырылды.

Бу җәй истә калачак!Бу җәй истә калачак!
Бу җәй истә калачак!

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Октябрьский шәһәренең Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда балалар лагере оештырылды. Алар яраткан шәһәрләренең паркларында һәм скверларында йөргән, “Щелкунчик” театр студиясенең “Про Федота-стрельца, удалого молодца” музыкаль спектаклендә булган.

— 10 июньдә без Патриотик тәрбия үзәгендә булдык. "Северные волки" клубына бардык, анда фехтование нигезләрен өйрәндек, шулай ук биредә урта гасырлар хәрби киемнәрен реконструкцияләүне күрсәттеләр, әһәмиятле тарихи вакыйгалар тасвирланды. Бөек Ватан сугышы, локаль сугышлар музейларында, заманча корал, хәрби техника модельләре күргәзмәләрендә, Юл хәрәкәте кагыйдәләренең ресурс үзәгендә булдык. Барысы да бик ошады! – дип тәэссоратлары белән бүлешә укучылар.

“Геройлар елъязмасы” республика акциясе кысаларында "Пилот" лагеренда тәрбияләнүчеләр Вадим Занега белән очрашкан. Ул — Октябрьский шәһәр округы Советы депутаты, Донбасс табибларына ярдәм күрсәтүдә катнашкан табиб-хирург, Донецкида 3 атна командировкада булган. Очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч үткән.

Лагерьның икенче көне дә мавыктыргыч узган. Балалар Октябрьский шәһәренең 38нче янгын-коткару бүлегенең өченче каравыл лекциясендә катнашкан.

“Мир, в котором ты живешь" дигән мавыктыргыч квест та балаларның исендә калыр. Кызлар һәм малайлар иҗади сынаулар узды, викторинада катнашкан. Уен Русия тарихына һәм мәдәниятенә багышланган иде. Ә менә ямьле җәйгә багышланган концертта укучылар Балалар һәм үсмерләр иҗат сараеның искиткеч коллективларын күргән.

Бу җәй тагын да кызыклы отряд уеннары, спорт ярышлары, мавыктыргыч фильмнар карау белән истә калачак әле!

Чыганак: Октябрьский шәһәре хакимияте.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас