

Юлчылар әлеге урамны асфальтлауга май ахырында керешкән иде. Алдарак башларга һава торышы мөмкинлек бирмәде. Эшләрне агымдагы елның июнь ахырына төгәлләү планлаштырыла.
- Бу участокта эшне тәмамлыйбыз һәм Аскын - Күнгәк автомобиль юлына күчәбез, - ди юлчылар.
Планнарга килгәндә, агымдагы елда Аскын авылында тагын берничә урамны асфальтлаштыру башлана. Алдагы елларда да планнарда - Ленин, Октябрь, Мичурин, Пионер урамнарындагы җәяү йөрү өлешләрен яңарту.
Шулай ук Аскынның үзендә машина түгел, кеше дә көчкә үтәрлек урамнар бихисап. Аларны да тиз вакыт эчендә халыкка эшкә, балаларны мәктәп, бакчаларга йөрергә уңайлы итеп эшләрләр дигән өмет бар.