

Яңа ФАП “Сәламәтлек саклау” мгомумдәүләт проекты, “Беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтү системасы үсеше” төбәк проекты кысаларында эшләнде.
Бу вакыйганы урындагы халык зур түземсезлек белән көтте. Авылда 330 кеше, шул исәптән 55 бала яши.
64,4 квадрат метр мәйданлы бинада персонал һәм пациентлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Аерым фельдшер кабинеты, прививкалар, карау кабинетлары, көтеп тору өчен бүлмә бар. Мөмкинлеге чикле кешеләр һәм өлкәннәр өчен пандус көйләнгән.
Фельдшер-акушерлык пунктында Эльмира Камаева эшләячәк.
Агымдагы елда Кыйгы районында тагын өч яңа ФАП төзү планлаштырыла.