+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Юллар да спортка илтә

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектына ярашлы, спорт объектларына алып баручы юлларга да зур игьтибар бирелә.

Юллар да спортка илтәЮллар да спортка илтә
Юллар да спортка илтә

"Кешеләрне стадионнарга һәм спорт мәктәпләренә алып баручы юллар уңайлы булырга тиеш", - ди Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Киңкүләм спортны үстерү инфраструктураның, шул исәптән транспортның модернизациясе белән турыдан-туры бәйле. Әлеге вакытта республиканың спорт объектларында актив ремонт эшләре алып барыла. Юлчылар иске асфальтны яңарта, техник полосалар ясый, тротуарларны ремонтлый.

Әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында быел республикада 102 объектта 210 чакрым юлны норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас