+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чакмагышта спорт яратучылар артачак

Ил Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында Чакмагыш районының Иске Калмаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә спорт корылмасын җиһазландыру эшләре тәмамланып килә.

Чакмагышта спорт яратучылар артачакЧакмагышта спорт яратучылар артачак
Чакмагышта спорт яратучылар артачак
Мәктәп территориясендә бик күп җиһазлар урнаштырылган. «Һәр баланың уңышы» проектының максаты - балаларның һәм яшьләрнең сәләтләрен һәм талантларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерүнең нәтиҗәле системасын формалаштыру.

«1 сентябрьдән Иске Калмаш авылы мәктәбе укучыларының «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты кысаларында урнаштырылган яңа спорт җиһазларында спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Яңа объект ярдәмендә без спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тагын да зуррак кызыксыну уятырбыз һәм әлеге проект һәр балага яңа уңышларга этәргеч бирер дип ышанабыз!» , - диде методист Ләйсән Әхмәдуллина.

Яңа спорт җиһазларын урнаштыру тагын да югарырак спорт нәтиҗәләренә ирешүгә этәрәчәк, сәламәтлекне саклау мөмкинлеген тәэмин итәчәк һәм вакытны һәркемгә файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас