Шуларның берсе - 25 яшькә кадәр кешеләргә эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен өйрәнүдә ярдәм итү. Яңа программа буенча грант алу өчен ул мәҗбүри шарт булып тора һәм агымдагы елда бизнеска ярдәм кысаларында эшләнгән.
- 25 яшькә кадәр эшкуарларга үз проектларын тормышка ашыру өчен 100-500 мең сум күләмендәге грантлар гражданнарны эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүнең иң кирәкле һәм нәтиҗәле ысулы булып тора. Укулар түләүсез шартларда Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан уздырыла. Грант алу өчен конкурста катнашу өчен кирәкле документ – сертификат уңышлы укуның нәтиҗәсе булачак, - диде республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Программада республика территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлеген алып баручы шәхси эшкуарлар һәм юридик берәмлекләр катнаша ала. Алар, эшкуарлык нигезләрен өйрәнүдән тыш, бизнес-план һәм үз проектының маркетинг стратегиясен эшләячәк, заманча IT-карарлар кертү турында беләчәк, шулай ук бизнесны алга җибәрү инструментларыннан файдаланырга өйрәнәчәк.
Фото: башньюс