

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты ярдәмендә социаль әһәмияткә ия һәм спорт объектларына юлларны яңарталар.
- Халыкның стадионнарга һәм спорт мәктәпләренә уңайлы барып җитү мөмкинлеге булырга тиеш, - дип билгеләп үтте Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Уфада быел мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм спорт корылмаларына илтүче җиде чакрым юл участогы ремонтланачак. Габдулла Амантай, Гвардия, Завод, Кәрим Хәкимов, Кемерово, Суворов, Чернышевский урамнарын һәм Российская тыкрыгын яңартачаклар, дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
Быел Башкортстанда гомумдәүләт проекты кысаларында барлыгы 210 километрдан артык юл өслеген яңарту планлаштырыла, эшләр 102 объектта башкарылачак.
Фото: bashinform.ru