+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Торак һәм шәһәр мохите" проекты 2030 елга кадәр озайтылачак

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Торак һәм шәһәр мохите" проекты 2030 елга кадәр озайтылачак
"Торак һәм шәһәр мохите" проекты 2030 елга кадәр озайтылачак

"Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин ил Президентына төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны 2030 елга кадәр үстерү стратегиясен тәкъдим итте. Владимир Путин эшнең төп юнәлешләрен билгеләде.

"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты 2030 елга кадәр озайтылачак. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, һәр гаилә өчен фатир, йорт - матди иминлек кенә түгел, ә балаларны тәрбияләү һәм бәхетле тормыш өчен ныклы нигез дә.

Башкортстанда бу мәсьәләгә даими игътибар бирәбез. Соңгы 3 елда 434 җәмәгать урыны төзекләндерелде. Быел 63 муниципалитетта 122 территорияне тәртипкә китерәбез.

Мисал китерәм. Апрельдә гомумдәүләт проекты кысаларында без Архангельское авылында стадион төзи һәм аның янәшәсендәге киңлекне төзекләндерә башладык. Инде июльдә үк урындагы халык заманча футбол кырын алачак. Сибайда Мәҗит Гафури исемендәге паркны төзекләндерәбез. Җәен шулай ук барлык эшләрне дә тәмамлыйбыз.

Программаны озайту безгә республика районнары өчен мөмкин кадәр күбрәк уңайлы шәһәр мохите тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук ил Президенты авария хәлендәге торактан күчерүне тизләтергә өндәде. Без Башкортстанда әлеге программаны тизләтелгән темплар белән тормышка ашырырга планлаштырабыз. Узган елның сентябрендә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды безгә 961 миллион сумга финанс ярдәмен хуплады. Республика бюджетыннан финанслау 211 миллион сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, без 12 муниципалитетта 601 йорттан 1 522 гражданны күчерә алабыз.

Владимир Путин төзелеш базарында үзебезнең материалларның өлешен 95 процентка җиткерергә кушты. Башкортстанда 2030 елга кадәр төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү стратегиясе эшләнде. Предприятиеләрне яңартуга бездә дәүләт ярдәме чаралары, шул исәптән инфраструктура төзелешенә субсидияләр һәм ташламалы заемнар каралган. Яңа инвестпроектлар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә "Инвестсәгать"ләрдә карала, аларны өстенлекле проектлар исемлегенә керткән очракта, тормышка ашыруда аларга ярдәм күрсәтелә.

Башкортстан төп төзелеш материалларының барлык төрләрен диярлек җитештерүне тәэмин итә торган чимал запасларына бай. Безнең үз производстволарыбызны үстерү өчен барлык ресурслар бар, алар базар ихтыяҗларын каплый алачак", - дип яза Андрей Назаров "Вконтакте"да.

Фото: vk.com/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в