

Хәзерге вакытта стадион киртәләп алынган, планировка ясалган, газон чәчелгән. Йөгерү юлын һәм стадионның үзен яктылык белән тәэмин итү, йөгерү юлына һәм автомобиль парковкасына нигез салу буенча эш алып барыла.
Аскын районы хакимияте башлыгының төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Анатолий Щербинин хәбәр иткәнчә, трибуналарны урнаштыру мәсьәләсе хәл ителгән. Алар дүрт булачак. Подрядчы «Аскино» җәмгыяте трибуналарны атна дәвамында алып килергә вәгъдә итә.
Узган ел Аскын районы халкы нәкъ менә шушы проектны сайлаган иде. Аның өчен алар 2620 тавыш биргән. Проектны тормышка ашыру өчен 9,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Агымдагы елда район халкының активлыгы аркасында икенче проект – Аскын авылының Пионер урамы буенча территорияне төзекләндерү буенча конкурс узды. Мәчет белән яр буе арасында гаилә ялы паркы барлыкка киләчәк. Аның өчен 2904 кеше тавыш биргән. Аны тормышка ашыру 2023 елда башлана.
Фото: medaboutme.ru